Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Разиф Кәримов Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм дөньяның барлык мөселманнары тарафыннан билгеләп үтелә һәм традиция буенча безнең районда яшәүчеләр өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Анда ислам диненең күп гасырлык традицияләре, аның югары әхлакый идеаллары чагылдырылган.
Безнең район һәрвакыт күпмилләтле булды. Аның бөтен тарихында безнең җиребездә төрле дин вәкилләре тыныч яшәде һәм эшләде. Һәм бу - безнең бердәмлекнең нигезе. Бары бердәм булып кына без Зәйне көчле һәм чәчәк атучы итә алабыз.
Район мөселманнары башка традицион конфессия вәкилләре белән беррәттән милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклауга, үстерүгә һәм ныгытуга, мөселман мәхәлләсенең җирле хакимият органнары белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә зур өлеш кертәләр.
Җирле үзидарә органнары, үз чиратында, конфессияара тынычлыкны саклау, районыбызның күпмилләтле мәдәниятен үстерү өчен зур эш башкара. Без киләчәктә дә бу мәсьәләләргә зур игътибар бирәчәкбез.
Бу бәйрәм көнендә мин барлык мөселманнарга да тынычлык, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телим. Ураза бәйрәме сезгә рухи тынычлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен, яраткан Зәебез файдасына иҗади хезмәтегез өчен көч һәм илһам бирсен!
Ихтирам белән район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев