Зәй офыклары

Разиф Кәримов: “Үсеш перспективасы һәр тармакта чиксез”

Тагын бер ел тарих битләренә кереп калды. Без өр-яңа 2020 елга аяк бастык. Газетабызның агымдагы елдагы тәүге санында укучыларыбыз игътибарына район башлыгы Разиф Кәримов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез. Анда башкарылган эшләргә йомгак ясау да, шушы елга билгеләнгән планнар белән дә таныша алырсыз.

-Разиф Галиевич, 2019 ел Зәебез тарихына нинди төп социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән кереп калды?  Кайсы тармаклар Сезне аеруча куандырды? Алга таба нинди үсеш перспективалары күзаллана?
- 2019 елга нәтиҗә ясап, район социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча  уңай динамиканы саклый бара, дип куанып белдерәм. Сер түгел, ел бик җиңел узды, дип әйтеп булмый, әмма тырышканда бар да була. Зәй районының Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама кебек эре җитештерү предприятиеләре булган шәһәрләр арасында урнашуын исәпкә алсак, без сәламәт көндәшлеккә сәләтле булуыбызны һәрдаим дәлилләп киләбез. Районыбыз республикада  барлык күрсәткечләр буенча җиденче  урынны били. Агымдагы елның ун ае нәтиҗәләре буенча җитештерелгән продукция күләме 31,5 млрд сум тәшкил итте. Бу, алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда, 3 процентка артык.
Эре предприятиеләребездән булган ГРЭС икенче ел рәттән электр энергиясе җитештерү буенча үсеш динамикасында: быел станция, алдагы ел белән чагыштырганда, җитештерүне 9 процентка арттырды. «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШендә, киң масштаблы үзгәртеп кору эшләре үткәрелү сәбәпле, яңа үсеш мөмкинлекләре ачылды. Биредә дә хезмәт җитештерүчәнлеге 9 процентка артты, уртача хезмәт хакы 55 мең сум тәшкил итә. Соңгы елларда районның әйдәп баручы предприятиеләре инвестицияләр җәлеп итүдә нәтиҗәле эшләп, аларны инновацион проектларны тормышка ашыруга юнәлдерәләр. Монда “Зәй шикәре” АҖен үрнәк итеп куярга була, завод һәр цех, һәр эш мәйданчыгында нәтиҗәлелекне яхшыртуны төп максат итеп куя. Зәй шикәр заводы -  Россиядә  “ТЕС” көмеш билгесе алган бердәнбер азык-төлек тармагы предприятиесе, эш нәтиҗәлелеге буенча да илдә иң яхшы биш предприятие арасында.  Бу сезонда завод 1,3 млн тонна чимал эшкәртергә бурычлы, инде бүгенге көнгә 135 мең тонна шикәр комы җитештерелде.  Тагын бер эре предприятиебез -  “Техно” ҖЧШ дә бизнес-процессларны яхшыртып эшләүне алга куя. Биредә бер хезмәткәрнең хезмәт җитештерүчәнлеге 12 млн сумнан артыклык эш белән бәяләнә. Шулай ук район территориясенә кергән нефть компанияләре дә җирле бюджетны тулыландыруга саллы өлеш кертә.
Шәхси эшмәкәрлеккә килгәндә, районда 2019 елның 1 октябренә булган мәгълүматлар буенча, 1185 шәхси эшмәкәр теркәлгән, 340 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар, 4 уртача предприятие исәпләнә. Районда үзмәшгуль булып теркәлгән 791 кеше бар. Бу кешеләрнең үзләре теләгән юнәлештә эш башлап, табыш алуларын күрсәтә.   
Торак төзелеше буенча без куелган планны тулысынча үтәдек.  
Гомумән, Зәй районы эре проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе, сәнәгать секторында югары квалификацияле хезмәткәрләрнең күп булуы белән аерылып тора. Шуның нәтиҗәсендә, без керемне арттырып, барлык бурычларны да үти алдык.
- Район авыл хуҗалыгы тармагында позицияләрне нык тота. Елга йомгак ясап, бу өлкәдәге соңгы нәтиҗәләргә дә тукталып үтсәгез иде...
- Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте сокландыра. Менә инде дүрт ел рәттән без үсемлекчелектә зур күрсәткечләргә ирешеп киләбез. Иртә язда чәчү эшләрен оешкан төстә, тиешле вакытта алып барып, аларны җәй дәвамында эшкәртеп, карап тоту нәтиҗәсендә, һава шартлары сынауларына да карамастан, игенчеләребез мул уңыш үстерделәр. Алай гына да түгел, аны үз вакытында мөмкин кадәр югалтуларсыз җыеп алуга зур көч куйдылар. Без авыл хуҗалыгы тармагында инвесторыбыз Илшат Фәрдиев белән берлектә югары технологияләр кулланып эшләү буенча да алдынгы.  Бу бит бер көнне уйлап, икенче көнне башкарып чыга торган гына эш түгел, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ел әйләнәсе әзерлек чаралары күреп, җирне ашлап, тәрбияләп торганда, техниканы дөрес кулланганда гына, аның җимешләрен татырга мөмкин. Ел ахырында Казанда авыл хуҗалыгы тармагына йомгак ясау буенча агрономнарның конференциясендә республикадагы гомуми нәтиҗәләр игълан ителде. Барлык сөрүлек җиргә чәчелгән ашлык, үсемлекчелек культураларының уңышын җыеп билгеләнгән нәтиҗә буенча Зәй районы республикада беренче урында. Безнең бер гектар җирдән алынган гомуми уртача уңыш 39,6 центнер тәшкил итә. Монда бөртеклеләр дә, чөгендер дә - барысы кертеп исәпләнелә. Ә инде бөртеклеләр, кузаклылар, кукуруз буенча җыелган уңыш 161 мең  тонна булды, бер гектардан уртача уңыш - 40,6 центнер. Шикәр чөгендере 482 мең тонна җыеп алынды, аның бер гектарыннан уртача уңыш  516 центнер чыкты. Бу - бик зур күрсәткеч. Без хәзер кукурузны бөртеккә үстерү эшен дә башладык, дөрес, бу - шактый четерекле, өстәмә хезмәт, чыгымнар сорый торган эш. Шулай да яңа алымнар кулланып эшләүнең киләчәк өчен мөһим булуын истән чыгарырга ярамый, ул терлекләр өчен сыйфатлы азык  җитештерү дигән сүз.  Акчалата керемгә әйләндереп караганда, авыл хуҗалыгында  9 ай нәтиҗәләре буенча үсеш 45 процент тәшкил итте. Шул ук вакытта аграрийларыбыз киләсе ел уңышы турында кайгыртып,  көзге  эшләрне дә оешкан төстә үтәп чыктылар. 14 меңнән артык  гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылды, 57 меңнән артык  гектар мәйданда туфрак эшкәртелде. 2020 елның язында чәчү өчен 10 мең тонна яхшы сыйфатлы орлык әзерләнде.  
Терлекчелеккә килгәндә, бүгенге көндә районда 15755 баш мөгезле эре терлек, 1370 баш сарык-кәҗә исәпләнә. Барлыгы  34707 центнер терлек, кош ите җитештерелгән,  248100 центнер сөт савылган.
Фермерлык хәрәкәте дә райо-ныбызда ныгый бара. Канаш авылыннан Вера Савгильдина фермерлык эшен башлаучы буларак - 3 млн, Югары Мәлемнән Корбан Мурзагов гаилә терлекчелек фермасын үстерү өчен 3 млн 987 мең сумлык грантлар алдылар. 2019 елда фермерлык эшен яңа башлаучылар өчен яңа «Агростартап» программасы эшли башлады, аның буенча районда 3 кеше дәүләт ярдәменә ия булдылар. Гомумән, авылда эш башлап хезмәт итәргә теләүчеләрне хөкүмәт ярдәменнән калдырмый, районыбыз авыл хуҗалыгы оешмалары ел дәвамында федераль һәм республика бюджетыннан  214 млн 244 мең сумлык булышлык алдылар.
Икмәк кабул итү предприятиесе, элеватор, “Зәй” агросәнәгать паркы уңышлы эшләп килә. Халык өчен авыл хуҗалыгы продукцияләре сату ярминкәләре даими оештырыла. Җөпләп әйткәндә, Зәйдә халык тырыш, һәр механизатор, һәр хезмәткәр, һәр эшчегә иң югары бүләкләрне бирерлек, һәр урында   үз һөнәрләренең осталары хезмәт куя. Ә иң кыйммәтлесе - һәрвакыт кеше хезмәте.  
- Узган елның соңгы көннәрендә шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән утырышында бюджет кабул ителде. Бу исә бурычлар билгеләү дә дигән сүз. Сез районның тагын нинди үсеш нокталарын күрәсез?
- Үсеш ноктасы һәр тармакта бар, ул булырга тиеш, үсеш булмаса, алга барып булмый. Икътисади юнәлештә безнең “Заман” агросәнәгать паркында берничә эре проектны гамәлгә ашыру килешүләр стадиясендә. “Челтәр компаниясе” ААҖнең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә көчәнеш астында эшләүче үзәк булдырылып, биредә бүгенге көндә югары квалификацияле белгечләр әзерләү бара, үзәк  60тан артык  белем бирү программасын гамәлгә ашыра. ГРЭС Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате буенча иске җылылык станцияләрен төзекләндерү федераль программасына кертелде, аның бер блогы яңартылачак.  “Зәй” агросәнәгать паркында яшелчә саклау блогы төзү, сөт эшкәртү цехы ачу планы бар.
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү юнәлешендә Иске Зәйдәге “Мәктәп тавы” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Илкүләм проект нигезендә Иске Зәйдә биологик чистарту корылмасы төзелә.
Шәһәрдәге башка предприятиеләрдә дә яңа эш алымнарын, проектларны тормышка ашыру юллары эзләнелә. Соңгы биш ел эчендә җитештерүне ике тапкыр арттыра алганбыз икән, димәк, алга таба да һәр өлкәдә үсеш нокталарын табып, кабынып китәргә мөмкин дип саныйм. Бу уңайдан без һәр атнада  икътисади совет утырышларын үткәреп, оешма-предприятие җитәкчеләрен тыңлыйбыз, киңәшләр бирәбез, проблемаларны чишү юлларын эзлибез.   
- «Бердәм Россия» сәяси партиясе башлангычы белән узган ел  «Безнең ишегалды» проекты урыннарда тикшерүләр узды. 2020 елда әлеге проект буенча безнең районда ничә ишегалды төзекләндереләчәк? Беренче чиратта ул кайсыларына кагыла?
- Ишегалларын төзекләндерү программасын без бик сөенеп кабул иттек. Әлбәттә, һәр программа - ул гамәлгә кереп эшли башлаганчы ук зур хезмәт сорый торган эш. Менә бу “Бердәм Россия” партиясе башлангычы белән урыннарда халык фикерләрен алып, аларның теләк-тәкъдимнәрен җыеп эш башларга план төзү өчен дә безнең башкарма комитет тарафыннан һәр ишегалды үлчәнеп, кайда нәрсә урнаштыруның отышлы икәне тикшерелеп, шактый калын документлар эшләнде. Без бу документларны республикада иң беренчеләрдән булып тапшырдык, максатыбыз - эшне озакка сузмыйча башлау. Программа 218 ишегалдын колачлаячак, шуның 73ен 2020 елда башкару планы бар.
Моңа кадәр инде без алдагы елларда да күпкатлы йортларның ишегалларын төзекләндерү, асфальтлау буенча шактый эш башкарган идек. 2019 елда гына да 32 ишегалды территориясе төзекләндерелде.  “Безнең ишегалды” программасы буенча  2019 елның соңгы көннәрендә генә ТР Министрлар Кабинеты карарын алдык, безнең районга бу эш өчен зур күләмдә  - 703 млн сум акча бүленә. Шуның 200 млн сумын без шушы елда үзләштерергә тиеш.  Алдагы өч ел дәвамында  программа этаплап гамәлгә ашырыла һәм ул, һичшиксез, шәһәребезнең, күпкатлы йортлары булган авыл җирлекләребезнең йөзен үзгәртәчәк, заманча төс алуга китерәчәк.  

- 2019 ел Зәйдә Мәдәният елы буларак узды. Районда узган кайсы мәдәни чараларны елның йөзен билгеләде, дип атар идегез?
- Без һәр елны нинди дә булса юнәлеш алып, әлеге уңайдан теге яки бу өлкәгә күбрәк игътибар бирүне максат итеп куябыз. Әлбәттә, ул эзсез калмый. 2019 елны районда Мәдәният елы итеп уздыру исә мәдәният өлкәсендә генә түгел, ә бөтен тармакта культура дәрәҗәсен үстерүне алга куйды. Шуңа да без “Мәдәният - һәр өлкәдә!” девизы астында эшләдек. Төрле өлкә кешеләрен мәдәни чараларга тарттык. Бик күп төрле яңа иҗат  фестивальләре, проектлар белән мәш килеп яшәде район.
Ә инде мәдәният учакларын яңарту буенча үткән елда Мирный бистәсе, Түбән Биш авылы  мәдәният йортлары капиталь төзекләндерелде. Республика программасы нигезендә Бура-Киртә авылында 50 урынлык мәдәният учагы сафка басты. Без аңлыйбыз, шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырмыйча, шартлар булдырмыйча, мәдәният өлкәсендә югары уңышларга ирешеп булмый. Мәсәлән, сыйфатлы төзекләндерелгән мәдәният йортына кеше инде пычрак аяк киеме белән керми, читенсенә, ә бу нәкъ менә без теләгән культура дәрәҗәсен үстерүнең бер мисалы да инде.
Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашу өчен костюмнар белән тәэмин итү дә игътибар үзәгендә. 2015 елда костюмнар өчен 500 мең сум акча бүлеп бирсәк, 2018 елда ул 2 млн 500 мең сум булды. Ә 2019 ел - Мәдәният елында, костюмнар, бәйгеләргә бару өчен транспорт чараларын да кертеп, 10 млн сум бүленде. Шуның нәтиҗәсе буларак, безнең балаларыбыз - “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Гран-при ияләре, яшьләребез “Безнең заман” фестивалендә өченче ел рәттән уңышлары белән сөендерә.
Районкүләмендәге төрле бәйрәмнәр, чаралар да югары дәрәҗәдә оештырыла. Сабантуен без үзебездә үткәреп кенә калмыйбыз, Алтай төбәгендә республика исеменнән милли бәйрәмебезне оештырып кайттык, Казанда үзәк Сабантуенда күркәм ихатабызны урнаштырып катнаштык, килгән кунаклар сокланып күзәтте үзебезне. Питрау, башка  милләт халыклары бәйрәмнәре матур үтә. Алга таба да мәдәниятебезне  шулай саклап, кадерләп яшәрбез дип ышанам.    
- Разиф Галиевич, 2020 ел районыбызда Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде. Халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү буенча нинди бурычлар куела?
-  Сәламәтлек саклау өлкәсенә соңгы вакытларда илкүләмендә аеруча нык игътибар бирелә. Илкүләм проектларның 12се сәламәтлек саклау өлкәсенә кагыла. Без дә районда агымдагы елны сәламәтлек саклауга багышлап, әлеге өлкәгә үзгә игътибар бирүне максат итеп куябыз. Әлбәттә, 2019 елда да, аннан алда да үзәк дәваханәнең аерым бүлекләре этаплап төзекләндереп киленде. 2017 елдан алып без район сәламәтлек саклау өлкәсенә 400 млн сумлык инвестицияләр җәлеп иттек. Дәваханәнең искергән корпуслары яңартылды, балалар өчен аерым дәвалау үзәге булдырылды, операцияләр ясау блогы төзекләндерелеп, яңа җиһазлар белән баетылды, Иске Зәй һәм Мирный бистәләрендә табиб амбулаторияләре, авылларда ФАПлар сафка басты. Узган ел үзәк дәваханәдә гемодиализ, компьютер томографиясе үзәкләре ачылды. Югары технологияле мондый үзәкләр зәйлеләр өчен бик кирәк иде, без аны халык соравы буенча тормышка ашырдык.
Үткән  ел азагында гына Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтенең автомобиль паркын яңарту мөмкинлеге тудырылды. Без  махсус 4 автомобильгә ия булдык.  Ә быел - 2020 елда без стационарда ятып дәваланучыларга заманча шартлар тудыру өчен палаталарны төзекләндерүне планга керттек. Шулай ук бала тудыру һәм йогышлы авырулар бүлекләрен төзекләндерү проектлары да эшләнде. Гомумән, үзәк дәваханә системасында зур яңарту эшләрен тулысынча тәмамлау бурычы тора.
Ә инде хезмәт күрсәтү, дәвалау өчен уңайлы, заманча шартлар тудырылгач, медицина ярдәме күрсәтүдә сыйфат та, һичшиксез, яхшырыр дип исәплим. Яхшы шартлар, медицина җиһазлары булган җирдә табиблар да кызыксынып эшли. Зәй районы яман шеш авыруларыннан үлүчеләр статистикасы буенча республикада иң аз күрсәткеч белән аерылып тора. Безнең табиблар узган ел бер генә яңа туган сабыйның үлеменә дә юл куймады. Шулай да йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән үлүчеләрнең күп булуы борчу тудыра.  Шуңа да без диспансеризацияне 100 процент үткәреп, авыруларны башлангыч чорында ачыклап дәвалау бурычын куябыз.
Тагын бер мөһим тема ул - табиблар җитмәү. Сер түгел, кадрлар кытлыгы кичерәбез, табиблар белән тәэмин ителеш 48 процент  тәшкил итә. Әлеге мәсьәләне чишү өчен якын киләчәктә 10-12 табибны районга җәлеп итү бурычы тора. Быел без табиблар өчен 4 фатир бирүне күздә тотабыз, ул 7 елдан соң хосусыйлаштыру хокукы белән биреләчәк. Биш ел элек без районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучыларны югары медицина уку йортларына юллама белән җибәрә башлаган идек. Тиздән инде аларның бер өлеше районыбызга кайтып эшли башлар дип көтәбез. Шул рәвешле, кешеләр саулыгына кагылышлы һәр мәсьәлә - көн үзәгендә.
- 2020 ел зур мөһим вакыйгалар белән билгеләнәчәк, ул Бөек Җиңүгә 75 ел тулу,  Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларны үз эченә ала. Бөек Җиңү көнен билгеләп үтү уңаеннан нинди планнар бар? Сез хәзерге район, шәһәр депутатлар корпусы эшчәнлегеннән канәгатьме, анда зур үзгәрешләр булыр дип уйлыйсызмы?
-   Әйе, без зур мөһим вакыйгалар алдында торабыз. Узган ел район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән утырышын соңгы тапкыр үткәргәндә мин депутатларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткердем. Депутатларыбыз активлыклары, халыкны борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыгулары, төрле хәйрия акцияләренең башында торулары белән билгеләнделәр. Әлбәттә, депутат булырга үз кандидатурасын куйган кеше һәрьяктан чиста, үрнәк эше белән аерылып торырга тиеш һәм инде яңа сулыш, яңа идеяләр дә кирәк бу эштә. Киләсе сайлауларда депутатлар корпусының кимендә  40 проценты яңарыр дип исәплим.  Шулай ук без – зәйлеләр  Президент сайлауларын да оешкан төстә, зур җаваплылык хисе  белән үткәрербез дип ышанам.
Ә инде Бөек Җиңүнең 75 еллыгын киң масштаблы итеп уздыру максатында без үткән елда ук оештыру эшләрен башлап җибәрдек. Мәсәлән, Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәлен тулысынча яңарту хәл ителде. Инде бу эшне башкаруга тендер үткәрелде, аны Яшел Үзән шәһәре архитектор-скульпторы отты. Ул яңа материаллар кулланып сыйфатлы һәйкәл эшләргә алына.  Без үткән елны йомгаклау тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаковны районның Мактаулы гражданы буларак тәбрикләдек. Мөхтәрәм шәһәрдәшебез ул авыр елларда ил иминлеген саклавы, сугыштан соңгы хәрабәләрне торгызудагы эшчәнлеге һәм бүгенге көнгә кадәр яшь буында патриотик рух тәрбияләүдә армый-талмый хезмәт куюы белән бәяләп бетергесез олы хөрмәткә лаек.  Шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  һәр урында күптөрле чаралар уздыру планы тора, ә 9 Майны без,  һичшиксез, бергәләп зурлап билгеләп үтәчәкбез.
- Разиф Галиевич, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезгә, гаиләгезгә сәламәтлек телибез, районыбызның киләчәге өчен алга таба да нәтиҗәле эшләр насыйп булсын.
- Хөрмәтле зәйлеләр! 2020 елда да бергә, бердәм булып, иминлектә, гаиләләребез җылысында, хезмәт дәрте, яңа идеяләр  белән янып яшәргә язсын!  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: