Зәй офыклары

Разиф Кәримов: “Укымыйча гына диплом ала торган чор бетте”

Бүген Зәйнең 4нче мәктәбендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү кысаларында үзенчәлекле чара үтте: муниципаль хакимият җитәкчелеге X-XI сыйныф укучылары белән белән очрашты.

Очрашу “Турыдан-туры аралашу сәгате” формасында оештырылды.Укучылар белән аралашуда район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.
Район башлыгы, аралашуны башлап, укучыларга кыскача районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул чыгышында һәр тармакта уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте, шулай ук шәһәребезнең эре предприятиеләре эшчәнлеге, аларда хезмәт куючыларның айлык уртача хезмәт хакы, кадрлар белән тәэмин ителеш һәм башка мәсьәләләргә тукталды.
-Безнең төп бурыч – шәһәр-районда яшәүчеләр өчен яхшы хезмәт һәм ял өчен шартлар тудыру, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, - диде ул.
Разиф Кәримов ГРЭС турында сөйләгәндә “Татэнерго” АҖ иске ТЭСларны модернизацияләү федераль программасына Зәй ГРЭСының 850 МВт егәрлекле бер блогын реконструкцияләүне кертүен билгеләп үтте. Станциядә 500 МВттан артык егәрлекле Siemens турбинасын урнаштыру планлаштырылачак. Төзү эшләре апрель аенда башланырга мөмкин. Төзелештә меңнән артык кешенең эшләве планлаштырыла.
Әлбәттә, очрашуда һөнәрне дөрес сайлау, бүгенге көндә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле булу мөһимлеге турында да әйтелде. Әлеге уңайдан район башлыгы укучыларның киләчәктә  нинди уку йортларын сайлаулары белән дә кызыксынды, район өчен кирәкле белгечлекләр буенча укуны махсус юлламалар буенча оештыру мөмкинлеге булу турында әйтте.
Очрашу алга таба укучылар сораулары нигезендә диалог формасында узды. Укучыларның берсе Зәйдә югары уку йортлары филиалларын ачып булмыймы, дигән сорауны бирде.
-Без әлеге чорны уздык.Зәйдә дә шактый уку йортларының филиаллары эшләде. Аларның ни өчен үзләрен саклап кала алмауларының сәбәпләре билгеле.Укымыйча гына диплом ала торган чор бетте, - диде район башлыгы.
Укучылар быел районда Сәламәтлек саклау елы игълан ителү сәбәпле, ел дәвамында нинди чаралар узачагы белән кызыксынды. Әлеге сорауга очрашуда катнашкан район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов  ачыклык кертте.
-Без быел район үзәк дәваханәсе базасында 3 фәнни-гамәли коеференция уздыруны планлаштырабыз. Аның берсе- кардиология, икенчесе- хирургия, өченчесе онкология буенча булачак. Шулай ук Зәйдә медицина хезмәткәрләренең төбәк спартакиадасын, медицина хезмәткәрләре Сабантуе уздырырга уйлыйбыз, - диде ул.
Укучылар район башлыгыннан илдәге сәяси вакыйга - Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә мөнәсәбәтен дә сорадылар.
-Кирәкле гамәл. Ул һәркайсыбызга кагыла. Әлбәттә, Конституция илдә барган үзгәрешләрдән артта калырга тиеш түгел, - диде Разиф Галиевич.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: