Зәй офыклары

Разил Вәлиев - Зәй китапханәсендә көтелгән кунак

Кичә Зәйгә “Ялчыгол укуларына” күренекле шагыйрь, драматург, язучы, дәүләт эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Россия гуманитар фәннәр академиясе почетлы академигы, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, ел саен үткәрелә торган “Ел китабы” республика конкурсына нигез салучы Разил Вәлиевнең килүе турында хәбәр иткән идек.

Шул көнне кичен Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә укучылар өчен аның катнашында  "Иҗади дәрткә, сәяси дәрманга ия шәхес” дип исемләнгән  кичә узды. Әлеге чараның оештырылуы очраклы түгел: Разил Вәлиевнең китапханәне төзекләндерүдә өлеше зур. Очрашуда китапханә фоеесында аның иҗатыннан зур һәм эчтәлекле күргәзмә эшләде. Чара исә уку залында узып, аның шигырьләре, шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Аларны китапханә, “Энергетик” Мәдәният сарае хезмәткәрләре башкарды. Автор кичәдә катнашучылар күңеленә барып җитәрлек итеп шигьрияте белән таныштырды. Очрашу кичәсендә муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов һәм башка рәсми затлар катнашты. Район башлыгы Разил Вәлиев  районда, шул исәптән Зәй китапханәсендә көтелгән кунак ул дип,  үзәк китапханәгә капиталь төзекләндерү үткәрүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен райондашлар исеменнән зур рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Разил Исмәгыйлович  очрашуда катнашучыларга үзенең тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге, киләчәккә булган проектлары турында сөйләде һәм чарада катнашучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде.
Мондый  танылган шәхесләр белән очрашу - зәйлеләр өчен зур мәртәбә ул.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: