Зәй офыклары

Реабилитолог COVIDтан соң хәтер начарлануны ничек җиңү турында сөйләде

Еш кына пациентларда хәтер начарлану сәбәпле эчке борчу туа, ул «корона»дан соң тернәкләнү фонында авыру хәлен катлауландырырга мөмкин.

Хәтер начарлану һәм борчу хисе барлыкка килү - коронавирус кичергән пациентларның реабилитологка мөрәҗәгать итүнең шактый еш сәбәпләре. Мондый ситуациядә иң мөһиме - психоэмоциональ киеренкелеккә юл куймау һәм мөмкин кадәр иртәрәк мөстәкыйль тренингларга керешергә кирәк, дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Резедә Бодрова. Бу турыда “Казанские ведомости” сайтында хәбәр ителә.

«Мондый пациентларга без тренингларны мөстәкыйль башларга һәм авырганчы булган хәтернең төп функцияләренә таянырга киңәш итәбез. Әгәр бу артист булса, аның авыруга кадәр булган роле тексты бар. Без рольне искә төшерегез, кабатлагыз, дибез һәм бераздан хәтер әкренләп авыруга кадәр булган, элекке дәрәҗәсенә кире кайтырга тиеш. Математика белән шөгыльләнгән кеше өчен дә шул ук киңәшләр. Теләсә кайсы очракта шөгыльләр, һичшиксез,  башланырга тиеш", - дип билгеләп үтте Резедә Бодрова COVID-19дан соң реабилитация мәсьәләләренә багышланган ТР Оператив штабының туры эфирында.

Еш кына пациентларның хәтерен югалткан вакытта эчке борчу туа, ул «корона»дан соң тернәкләнү фонында хәлне катлауландыра ала. Мондый пациентларның нәрсәне дә булса хәтердә калдыра алмаулары яки искә төшерә алмаулары эмоциональ планда хәлләрен начарайта, ди Резедә Бодрова. Шуңа күрә алар ешрак клиник психолог белән шөгыльләнәләр.

Бигрәк тә рольләрнең текстын хәтерләтә алмый торган актерлар бу уңайдан борчылалар, дип билгеләп үтте спикер. Әйбәт йокы, туклану һәм тренинглар хәтерне торгызырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышандырды реабилитолог.

Резедә Бодрова шулай ук коронавирус инфекциясеннән соң ис һәм тәм тоюны югалту да табибларга мөрәҗәгать итүнең сәбәбе булырга мөмкин, дип сөйләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: