Зәй офыклары

Регина - Дөнья чемпионаты чемпионы

31 октябрь - 3 ноябрьдә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик стильдә билбау көрәше буенча XVII дөнья чемпионаты булды.

Әлеге дәрәҗәле турнирда 40 илдән 200дән артык спортчы катнашты. Турнир барышында ир-атлар 57, 62, 68, 75, 82, 90 килограмм, 100 һәм 100 килограммнан авыррак, хатын-кызлар 52 , 58, 66, 76  килограмм һәм 76  килограммнан  авыррак үлчәүдә  көрәште.
Россия җыелма командасы составында республика данын 15 көрәшче яклады. Алар арасында Зәй көрәшчеләре дә бар. Ярышлар киеренке барды. Әлеге иң мөһим спорт чарасында Зәйдән Регина Салихова үз авырлыгында чемпион калды. Аны ярышларга тренер Равил Салихов әзерләде. Регинаның дөнья чемпионатында өченче мәртәбә   чемпион булып калуы. Афәрин, Регина,булдырасың!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: