Зәй офыклары

Республика елъязмасында Зәйнең үз урыны бар

27 майда ТАССР төзелүгә 100 ел тулды. Шул уңайдан Зәй тарихы белән бәйле вакыйгалар турында районыбызның билгеле кешеләре хатирәләре.

Бу  чәршәмбедә республика Дәүләт Советы утырышы уздырылды. Июнь аенда исә Татарстан Хөкүмәтенең тантаналы утырышын үткәрү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, юбилей уңаеннан төп чараларны августта, Республика көнендә үткәрү карала.  Моннан 100 ел элек хәзерге Татарстанның чикләре билгеләнгән. Шушы дәвер эчендә республикабыз тотрыклы үсеш кичерә, һәр муниципалитет аңа үзенең өлешен кертә.
Без республика  тарихындагы зур  әһәмияткә ия һәм районыбыз белән бәйле вакыйгалар турында зәйлеләр фикерен сораштык.
Гамир Таҗетдинов, хезмәт ветераны:

- Районыбыз тарихына күз салсак, 1930 елның башында Зәй волосте юкка чыгарылып, 1935 елның мартында Зәй районы оештырыла һәм ул дүрт волость составында булган авылларны берләштерә. Бу вакытта инде барлык авылларда да колхозлар оешкан була, анда гомер итүчеләр күпмедер дәрәҗәдә коллектив хезмәткә күнегеп, шактый гына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәләр.
Илнең үсешендә булган икътисади, сәяси үзгәрешләр район дәрәҗәсендәге биләмәләрнең реформалашуына төп сәбәпче була. Әлеге уңайдан 1962 елда Татарстанда районнарны эреләндерү кирәк дип табыла һәм шуның нигезендә Зәй районы өч районга бүлеп бирелә (Әлмәт, Сарман,  Чаллы). Аеруча беренче елларда районыбыздан күчкән хуҗалыклар зур авырлык-лар кичерә, җитештерү күләмнәре кими.
Яңарыш, чын мәгънәсендә, 1972 елда Зәй районы элекке составында яңадан торгызылганнан соң башланып китә. Әлеге дәвердә ирешелгән уңышлар ерак тарих битләренә күчәргә өлгермәгән әле, алар барысы да - безнең катнашыбыз белән безнең күз алдында кылынган гамәлләр.
Менә инде унбиш еллап районыбыз игенчелек буенча республикада беренче позициядә тора. Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов бер тасвирламасында гомергә алда барган арчалыларны зәйлеләр үзләренең тырыш хезмәтләре белән таң калдырды, дип язды.

Фәрит Миннебаев, хезмәт ветераны:

-Зәй аграрийлары респуб-ликада шикәр чөгендере игүдә яңа технологияләр куллану белән тарихка керде, минемчә. Районда шикәр чөгендере игүгә моннан алты дистә ел элек нык-лап керешелде. Татлы тамыр игү һәм эшкәртү баштагы елларны кулдан башкарылса, соңрак исә моннан кителде. 1990 елда район шикәр чөгендере уңышы һәм дәүләткә сату буенча да иң югары казанышка иреште. Мин, XXI партсъезд исемендәге колхозның чөгендер игү звеносы җитәкчесе буларак, чөгендер яфрагын кистерү-чистарту җайланмасы белән ил күләмендә танылдым, 1985 елда миңа хезмәт казанышларым  өчен СССРның Дәүләт премиясе бирелде.
 Тукай исемендәге колхоз механизаторы Мәсгут Гыйльфанов исә беренчеләрдән булып чөгендер игүдә чүп үләннәренә каршы көрәш методикасы, бер үсенте генә бирә торган орлыклар куллану, минераль ашламаларны туфракка программалы кертү технологияләрен тормышка ашырды. Шул рәвешле, чөгендерне кул белән эшкәртү бетте. Кул көче кертмичә шикәр чөгендере үстерүдә башта - немец, аннан француз, америка технологияләре кертелде.

Леонид Мачтаков, сугыш һәм хезмәт ветераны:

-Татарстан елъязмасында Зәй ГРЭСының аерым урыны бар. Сугыштан соңгы чорда күпләргә таныш булмаган Зәй төбәге бөтен илгә билгеле булды.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш  төбәгендә урнашкан Урыссу                                                   ГРЭСы нефтьчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый, шунлыктан яңа электр станциясе төзү ихтыяҗы туа. Аның өчен иң уңайлы урын итеп Зәй елгасы буе сайлап алына. 1956 елның 20 гыйварында экскаватор хәзерге Казан урамында беренче барак өчен беренче чүмеч балчыкны каезлап ала. Тиздән ул вакытлыча ашханә итеп үзгәртелә. Соңыннан монда кичке энергетика техникумы урнаша.
1956 елның язында Зәй буенда беренче төзүчеләр десанты эшкә кереште. Аларга бик зур кыенлыкларны җиңеп чыгарга туры килде. Миңа ул елларда инженер, капиталь төзелеш бүлеге башлыгы вазифаларын башкарырга туры килде. ГРЭС төзелешен тизләтү өчен, башта барак тибындагы тораклар төзеделәр. Бер үк вакытта вакытлыча котельный, икмәк заводы, “Төзүче” клубы төзелде. 1959 ел ахырына Ленин урамының уң ягында әзер йортлар сафка басты. 420 урынга мәктәп һәм Энергетиклар урамында беренче өч катлы йорт салынды.
1963 елның 20 гыйнварында  200 мең киловаттлы беренче энергия блогы файдалануга тапшырылды. 1966  елның икенче кварталында 6нчы энергия  блогы ток бирә башлады. 1972 елда барлык 12 энергия блогы да эшкә җигелде.
Бүген Зәй ГРЭСы егәрлеге буенча илнең 40 зур электр станциясе рәтендә. Татарстанда Зәй ГРЭСы электр энергиясенә булган ихтыяҗны 30 проценттан артык тәэмин итә.

Роза Иванова, туган як тарихын өйрәнү музее директоры:

-Республикабызның 100 еллык тарихында Бөек Ватан сугышы аерым урын алып тора. Татарстанның 560 меңнән артык кешесе сугышка китә, 300 меңнән артыгы туган якларга әйләнеп кайтмый.  Республика территориясендә җиде дивизия, йөзләгән аерым марш ротасы төзелә, 225ләп татарстанлыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 48 сугышчы Дан ордены кавалеры була. 13е Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлый. 6 очучы һава һәм ут тараннары башкара. Алтын Йолдыз ордены белән Татарстанның асыл ирләре - кыю чик сакчысы Никита Кайманов, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гаврилов, кыю очучылар Михаил Девятаев һәм Фәрит Фәтхуллин, Сталинград герое Гани Сафиуллин, рейстагка Җиңү байрагын кадаган Гали Заһитов һ.б. күпләр бүләкләнә. Ирләр белән беррәттән хатын-кызлар да сугышта катнаша. Безнең республикадан гына 10 мең кыз фронтка китә.
Фашист илбасарларына каршы көрәшкә районыбыздан 11600 кеше китеп, аларның 7410сына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы барган 4 ел эчендә зәйлеләр фронтка 3 миллион пот икмәк, 2 миллион литр сөт тапшыра, частьләргә 50 автомобиль, 400 ат озата. Зәйлеләр танк колоннасы төзү өчен дәүләт займы буенча – 14 миллион, самолетлар эскадрильясе төзү өчен 3,5 миллион сум акча җыя. Зәй халкы Җиңү фондына 1100000 сум саклык акчаларын тапшыра.

Илдус Ибраһимов, “Аккурайд Руссия заводы” ҖЧШ ветераннар советы рәисе:

-Зәйдә  автоагрегат заводы төзелү республикабызның машина төзү тармагы үсешен тәэмин итте, дияр идем. Әлеге предприятие, ГРЭСтан кала, шәһәрнең йөзен билгеләүче, иң эре предприятиеләреннән берсе булды. Яңа Зәй бистәсендә «КамАЗ» автомобильләре өчен тәгәрмәчләр җитештерүче завод төзү турында карар 1970 елда кабул ителде. Завод үзенең төп продукциясен 1978 елда чыгара башлады. Бүгенге көндә завод киңәйгәннән-киңәя бара, алдынгы технологияләрне кулланып, яңа төр продукция эшләп чыгаруны дәвам итә. Хәзер биредә евростандартларга туры килгән тәгәрмәчләр эшләнә, аның белән танылган чит ил автомобиль заводлары кызыксына.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: