Зәй офыклары

Республика кафе һәм рестораннары Covidка каршы кагыйдәләрне үтәмәү аркасында эш вакытларын кыскартырга мөмкин

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендә хәзер республиканың җәмәгать туклануында санитар кагыйдәләр үтәлә, дип ышандырдылар.

Биналарда Covd-19 аркасында кертелгән санитар-эпидемиологик чараларны үтәмәсәләр Татарстанда җәмәгать туклануы объектларының эш вакытын чикләргә мөмкиннәр. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Кайбер төбәкләрдә җәмәгать туклануы объектларында эшне 23 сәгатькә кадәр киметү бара, әгәр дә без чаралар үтәлмәвен һәм бүген эшмәкәрләрдән һәм юридик затлардан көткән җаваплылык юк икән, эш вакытын чикләү мәсьәләсе буенча фикер алышачбыз», — дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе урынбасары.

Авдонина сүзләренә караганда, рестораторларга тутырылуның 70 процентын үтәргә, биюләр өчен зонаны ябарга һәм яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча барлык кирәкле чараларны үткәрергә кирәк. Әгәр барлык кирәкле процедуралар үтәлсә, кафе һәм рестораннар гадәти режимда эшләячәк.

«Без рестораннарның профилактика чараларын үтәвен күрәбез, шуңа күрә безнең контроль алга таба да дәвам итәчәк», — дип өстәде Любовь Авдонина.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: