Зәй офыклары

Республика хәрби комиссары - Зәйдә

Бүген Татарстан Республикасыныӊ хәрби комиссары, генерал Сергей Погодин районыбызга эшлекле сәфәр белән килде. Аны район хәрби комиссариатында район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов каршылады.

Генерал үзе аӊлатканча, районга килүенеӊ максаты - район комиссариатыныӊ эшчәнлеге белән танышу, шулай ук зур ремонт эшләре башкарылган бинаны үз күзләре белән күрү теләге. Зәй хәрби комиссариаты эшчәнлегеннән генерал канәгать калды, башкарылган ремонт эшләренеӊ югары сыйфатлы булуына басым ясап әйтте. Комиссариат хезмәткәрләре белән очрашуда ул хәрби комиссариатлар алдында торган бурычларга тукталды. Беренчесе, урыннарда мобилизация буенча алып барыла торган эшнеӊ даими булуына игътибар итәргә чакырды. Армия сафларына егетләрне туплап җибәрү, контракт белән хәрби хезмәттә калучыларны аерым барлау кирәклеген җиткерде. Шулай ук хәрби училищеларга укырга баручылар белән ныклап шөгыльләнергә кирәклеген әйтте. Ә гомумән, Зәй хәрби комиссариатының узган төрле тикшерүләр нәтиҗәсендә республика комиссариатлары арасында иӊ яхшыларыныӊ берсе булуын билгеләп үтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: