Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйгә килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйгә эшлекле сәфәр кылды.

Президент “Заман” сәнәгать паркында, район үзәк дәваханәсенең заманча балалар корпусында, үзгәртеп корылган “Энергетик” Мәдәният сараенда, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында булды. Ял паркында бу көнне СССРның атказанган спорт остасы В. А. Бекасов истәлегенә чаңгы буенча республика чемпионаты уза иде. Рөстәм Миңнеханов парк белән танышып, чемпионат кысаларында узучы классик стильдәге спринт ярышларын карады, чаңгычылар белән кызыксынды. Алдагы көнне әлеге чемпионатның ирекле стильдәге узышы “Ялта-Зәй” чаңгы үзәгендә узган иде. Чемпионатта республиканың барлык районнары, шул исәптән Зәйнең Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбеннән чаңгычылар катнаша. Спортчыларны җиңүгә җилкенләндереп, кояш та үзенең җылы нурларын муллар сибә. Ял паркында узучы спринт ярышы бәйрәм буларак җанлы һәм мавыктыргыч узды. Рөстәм Миңнеханов Зәйдә спорт бәйрәме рухы, зур канәгатьлек хисе алуын белдерде.

Заманча балалар дәваханәсе корпусы мөмкинлекләрен югары бәяләде, “Энергетик” Мәдәният сараеның төрле иҗат юнәлешләреннән гөр килеп торуын бик мөһим, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев