Зәй офыклары

Республика семинарында кооператорларның әзерләүләр эшчәнлеге тикшерелде (видеоязма)

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы кулланучылар берлегенең (Татпотребсоюз) агымдагы елның 10 ай эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча республика семинар-киңәшмәсе узды.

Ул башлыча әлеге структураның әзерләүләр эшчәнлегенә багышланды һәм “Әзерләүләр тармагы эшчәнлеген яхшырту һәм халыктан арткан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу  күләмнәрен арттыру чаралары турында” дип аталган тема астында үтте.
Семинар  эшендә Татарстан Республикасы  Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов  катнашты.
 Семинарда катнашучылар  эшне “Зәй” авыл хуҗалыгы катнаш кулланучылар кооперативы эшчәнлеге белән танышудан башлады. Биредә алар  терлек чалу пункты, тире, йон, икенчел чимал (макулатура һ.б.), дару үләннәре  склады  һәм башкалар белән таныштылар.
Аннан соң кооператорлар  “Зәй” агросәнәгать паркына килде. Биредә алар сәүдә залы, ярымфабрикатлар һәм ит эшләнмәләре ясау цехын карадылар.
 Семинарның пленар өлеше Иске Зәй  шәһәр башкарма комитетының киңәшмәләр залында үтте.
Семинарда катнашучыларны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләде. Ул чыгышында муниципаль районның социаль-икътисади үсеше һәм, әлбәттә, “Зәй”авыл хуҗалыгы катнаш  кулланучылар кооперативы (ССПК) эшчәнлегенә тукталды.
Татарстан Республикасы  Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов  Зәй кооператорлары эшенә уңай бәя бирде.
Семинарда әзерләүләр тармагы эшчәнлеген яхшырту һәм халыктан арткан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу  күләмнәрен арттыру чаралары турында җитди сөйләшү булды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: