Зәй офыклары

“Республика тасмасы” зәйлеләрдә горурлык хисен уята

Татарстанда "Республика тасмасы" акциясе старт алды. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары, 30 август - Республика көненә кадәр, Татарстанның күп милләтле халкының бердәмлек билгесе буларак, тасмалар өләшәчәк. Активистларның Халыкара дуслык көненә багышланган чарасын Татарстан халыклары Дуслык йорты һәм Татарстан Халыклар яшьләр ассамблеясы хуплады. Активистлар яшел-ак-кызыл төсләрдән торган Татарстан флагы...

Татарстанда "Республика тасмасы" акциясе старт алды. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары, 30 август - Республика көненә кадәр, Татарстанның күп милләтле халкының бердәмлек билгесе буларак, тасмалар өләшәчәк.

Активистларның Халыкара дуслык көненә багышланган чарасын Татарстан халыклары Дуслык йорты һәм Татарстан Халыклар яшьләр ассамблеясы хуплады.

Активистлар яшел-ак-кызыл төсләрдән торган Татарстан флагы рәвешендәге тасмалар өләшә. Иҗтимагый хәрәкәт активистлары сүзләренә караганда, яшел төс - өмет символы, кызыл төс көч, энергия, куәт, кайвакыт зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе бирә. Ә ак төслесе ниятләрнең ак булуын, Татарстан халкының күтәренке кәефен һәм тынычлык, килешеп яшәүгә омтылын гшүдәләндерә. Гомумән алганда, 2 меңләп активист республика буенча 600 меңнән артык тасма өләшәчәк.

-Безнең өчен бу - зур символ. "Без төрле, шулай да без бергә" шигаре астында эшлибез. Бу акция, Татарстан халкының үз Президентына ярдәм итү өчен бердәм көч була алуын күрсәтү өчен мөһим. Республика җитди темплар белән үсеш ала, эре халыкара чаралар үткәрелә, күп милләтле халык, бу очракта яшьләр аны хуплый", - ди Татарстан Халыклар яшьләр ассамблеясы советы рәисе Тимур Кадыйров.

Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренә караганда, акция республика үсешенә үз өлешне кертү мөмкинлеге бирәчәк. Төрле илләр вәкилләрен үзенә җәлеп итүче Татарстанның үзенчәлеге - төрле халыклар һәм төрле конфессия вәкилләренең тату һәм үзара аңлашып яши белүе. "Без Татарстан белән кызыксынуларын тоябыз: соңгы 2 елда чит дәүләтләрдән 45тән артык делегация кабул иттек. Алар күп милләтле дәүләттә милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләрне өйрәнәләр", - ди Ирек Шәрипов.

Зәйдә акция кысаларында «Яшь гвардиячеләр», "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары тасмалар тарата.

Фото "Татар-информ" агентлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: