Зәй офыклары

Республикада Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләү үзәкләре төзеләчәк

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, Татарстанның «Сугышчан дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепановның Андрей Кузьминга биргән интервьюсында искәртелүе турында белдерә.

Татарстан Хөкүмәте «Сугышчан дан клубы»на хәрбиләрнең исемлекләре белән эшләү өчен акча бүлеп биргән. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстанның барлык районнарында Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган солдатлар турында мәгълүмат эзләү эшенә кураторлык итәчәк координация үзәкләре төзергә ниятлиләр.

«Министрлар Кабинеты белән әлеге эшне район хакимиятләре аша алып бару турында килештек. Мин бу исемлекләрне хакимият башлыклары шундый эш төркемнәре булдырган районнарга, Россиянең башка төбәкләренә элегрәк тә җибәргән идем. Эшне шул исәптән Хәрби комиссариатлар, музейлар аша да алып бардык. Хәзер ул үзәкләштерелгән тәртиптә, барлык районнарда да оештырылачак», - ди Михаил Черепанов. 

«Хәтер китабын әзерләгән команданы хәтерлисезме? Мин аларны Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, хәбәрсез югалган йөзләгән, меңләгән солдатларның исемлекләрен карап чыгарга өлгерсеннәр, аларның бер өлешен генә булса да табарга тырышсыннар дип чакырам. Моны күпләр булдыра алмый, ул бары тик профессионалларның гына кулыннан килә. Алар Татарстанда барлыгы биш кеше», - дип искәртте республика ассоциациясе рәисе.

 

 

 

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: