Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә 32 кешегә COVID-19 диагнозы куелган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 192 915 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 32 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, 31е -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 14 кеше хастаханәгә салынган, 18  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 13, Чаллыда – биш, Азнакай, Лениногорск  районнарында – өчәр,  Питрәч, Балык Бистәсе районнарында – икешәр, Лаеш, Яшел Үзән, Нурлат,  Чистай  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

16 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 964 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 088 кеше терелде, шул исәптән 49 кеше -узган тәүлектә, 302 кеше  атна дәвамында савыккан.

Бүгенге көнгә 192 915 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 114 425 – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев