Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә 33 кешегә COVID-19 диагнозы куелган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 187 358 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 33 яңа  очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, 31е -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 15 кеше хастаханәгә салынган, 18  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 15, Чаллыда – биш, Түбән Камада – дүрт, Азнакай, Яшел Үзән районнарында – өчәр,  Лаеш, Тәтеш, Чистай  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

15 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 932 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 039 кеше терелде, шул исәптән 28 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 187 358 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 108 938е – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев