Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19 диагнозы тагын 35 кешегә куелган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 209 631 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 35 яңа  очрагы теркәлгән, барысы -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 14 кеше хастаханәгә салынган, 21  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 24, Питрәч районында – өч, Спас районында – ике, Чаллыда, Югары Ослан, биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тукай районнарында - берәр очрак теркәлгән.

21 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  20 133 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 234 кеше терелде, шул исәптән 33 кеше -узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 209 631 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 129 061 – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев