Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны тагын 30 кеше йоктырган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 329 701 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 30 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 13 кеше хастаханәгә салынган, 17  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 10, Чаллыда – җиде,  Лениногорскида – дүрт, Бөгелмәдә – өч, Тукай  районында – ике, Азнакай, Буа, Биектау, Түбән Кама районнарында - берәр очрак теркәлгән.

25 майга Татарстанда COVID-19ның  21 298 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 18 209  кеше терелде, шул исәптән 28 кеше -узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 329 701 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 242 371е – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев