Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19 ны тагын 33 кеше йоктырган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 267 855 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 33 яңа  очрагы теркәлгән, өчесе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 13 кеше хастаханәгә салынган, 20  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 13, Чаллыда – тугыз,  Балык Бистәсендә – дүрт, Бөгелмә, Сарман районнарында – икешәр, Алексеевск, Спас, Тукай районнарында - берәр очрак теркәлгән.

7 майга Татарстанда COVID-19ның  20 703 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 693  кеше терелде, шул исәптән 23 кеше -узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 267 855 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 185 987се – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев