Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19 ны тагын 35 кеше йоктырган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 257 573 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 35 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 23 кеше хастаханәгә салынган, 12  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 15, Чаллыда – унбер,  Минзәлә, Сарман, Тукай районнарында – икешәр, Яшел Үзән, Түбән Кама, Спас районнарында - берәр очрак теркәлгән.

4 майга Татарстанда COVID-19ның  20 602 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 619  кеше терелде, шул исәптән 10 кеше -узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 257 573 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 167 471е – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев