Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 32 кеше йоктырган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 157 181 кешегә вакцина ясалды.

7 апрельгә Татарстанда авыруның 19 665 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 32 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 10 кеше хастаханәгә салынган, 22  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 21, Биектау, Чүпрәле районнарында – икешәр, Әлмәт, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Саба, Сарман  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

7 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 665 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 713 кеше терелде, шул исәптән 49 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 157 181 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 97 595е – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев