Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 33 кеше йоктырган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 162 884 кешегә вакцина ясалды.

8 апрельгә Татарстанда авыруның 19 698 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 33 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 16 кеше хастаханәгә салынган, 17  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 10, Чаллыда – 11, Азнакай, Актаныш, Баулы, Яшел Үзән районнарында – икешәр,  Бөгелмә, Нурлат, Спас, Тукай  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

8 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 698 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 786 кеше терелде, шул исәптән 73 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 162 884 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 102 260ы – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев