Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 34 кеше йоктырган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 167 529 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 34 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 12 кеше хастаханәгә салынган, 22  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 14, Чаллыда – 8, Әлмәттә – өч, Азнакай, Аксубай, Баулы, районнарында – икешәр,  Әлки, Минзәлә, Тукай  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

9 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 732 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 841 кеше терелде, шул исәптән 55 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 167 529 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 102 260ы – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев