Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 34 кеше йоктырган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 178 416 кешегә вакцина ясалды.

13 апрельгә Татарстанда авыруның 19 868 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 34 яңа  очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 13 кеше хастаханәгә салынган, 21  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 15, Чаллы, Түбән Камада – 4, Питрәч районында – өч, Әлмәт, Бөгелмә, Лаеш  районнарында – икешәр,  Яшел Үзән, Лениногорск  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

13 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 868 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 973 кеше терелде, шул исәптән 42 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 178 416 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 105 547се – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев