Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ның 35 яңа очрагы теркәлде

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 148 467 кешегә вакцина ясалды.

5 апрельгә Татарстанда авыруның 19 597 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 35 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 14 кеше хастаханәгә салынган, 21  кеше өйдә дәвалана.

Казанда, Чаллыда  10ар  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бөгелмә  районында – өч, Лениногорск, Түбән Кама, Сарман районнарында – икешәр, Азнакай, Алексеевск, Лаеш, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш районнарында - берәр очрак теркәлгән.

5 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 597 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 606 кеше терелде, шул исәптән 6 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 148 467 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 97 595е – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев