Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ның 36 яңа очрагы теркәлде

Татарстанда бүгенге көнгә коронавиурска каршы 137 627 кешегә вакцина ясалды.

1 апрельгә Татарстанда авыруның 19 456 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 36 яңа  очрагы теркәлгән, берсе - читтән кергән, 35е -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 13 кеше хастаханәгә салынган, 23  кеше өйдә дәвалана.

Казанда 12  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Яр Чаллыда – унбер, Түбән Камада – дүрт, Лаешта – өч, Нурлат районында – ике, Азнакай, Балтач, Алабуга, Тукай районында - берәр очрак теркәлгән.

1 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 456 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 419 кеше терелде, шул исәптән 97 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 137 627 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 91 919ы – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев