Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ның 36 яңа очрагы теркәлде

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 152 787 кешегә вакцина ясалды.

6 апрельгә Татарстанда авыруның 19 633 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 36 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 20 кеше хастаханәгә салынган, 16  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 20, Чаллыда  7  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бөгелмә  районында – дүрт, Әгерҗе районында – ике, Баулы, Чүпрәле, Менделеевск  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

6 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 633 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 664 кеше терелде, шул исәптән 58 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 152 787 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 97 595е – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев