Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ның 37 яңа очрагы теркәлде

Татарстанда бүгенге көнгә коронавиурска каршы 141 628 кешегә вакцина ясалды.

2 апрельгә Татарстанда авыруның 19 493 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 37 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 21 кеше хастаханәгә салынган, 16  кеше өйдә дәвалана.

Казанда 11  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Яр Чаллыда – алты, Яшел Үзән, Минзәлә районнарында – өчәр, Әлмәт, Түбән Кама районнарында – икешәр, Азнакай, Актаныш, Әтнә, Лаеш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, сарман районнарында - берәр очрак теркәлгән.

2 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 493 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 510 кеше терелде, шул исәптән 91 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 141 628 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 92556сы – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев