Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 38 кеше йоктырган

Бүгенге көнгә 126 943 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 38 яңа  очрагы теркәлгән, берсе - читтән кергән, 37се   авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 14 кеше хастаханәгә салынган, 24  кеше өйдә дәвалана.

Казанда 13  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Яр Чаллыда - ун, Бөгелмә районында – дүрт, Нурла районында – ике, Буа, Биектау, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Сарман, Ютазы  районнарында берәр очрак теркәлгән.

29 мартка Татарстанда COVID-19ның  19 348 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 120 кеше терелде, шул исәптән 9 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 126 943 кешегә вакцина  ясалды, шуларның 87 768 – икенче прививка ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев