Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 40 кеше йоктырган

Бүгенге көнгә 122 081 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 40 яңа  очрагы теркәлгән, өчесе - читтән кергән, 37се   авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 21 кеше хастаханәгә салынган, 19  кеше өйдә дәвалана.

Казанда 19  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Яр Чаллыда - тугыз, Чирмешән районында – өч, Актаныш, Яшел Үзән, Балык Бистәсе районнарында – икешәр, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Питрәч, Саба  районнарында берәр очрак теркәлгән.

26 мартка Татарстанда COVID-19ның  19 235 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 001 кеше терелде, шул исәптән 44 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 122 081 кешегә вакцина  ясалды, шуларның 77 002 – икенче прививка ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев