Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны йоктырчылар саны - 35 кеше

31 мартка Татарстанда авыруның 19 420 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 35 яңа  очрагы теркәлгән, берсе - читтән кергән, 34е -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 10 кеше хастаханәгә салынган, 25  кеше өйдә дәвалана.

Казанда 24  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Спас районында  – дүрт, Баулыда – өч, Бөгелмәдә – ике, Яр Чаллыда, Яшел Үзән районында - берәр очрак теркәлгән.

31 мартка Татарстанда COVID-19ның  19 420 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 322 кеше терелде, шул исәптән 146 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 133 484 кешегә вакцина  ясалды.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев