Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны йоктырчылар саны - 37 кеше

Араларында бер зәйле дә бар.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 37 яңа  очрагы теркәлгән, берсе - читтән кергән, 36сы   авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 14 кеше хастаханәгә салынган, 23  кеше өйдә дәвалана.

Казанда 13  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Азнакайда – сигез, Яр Чаллыда - биш, Мамадыш, Түбән Кама районнарында – икешәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә  районнарында берәр очрак теркәлгән.

30 мартка Татарстанда COVID-19ның  19 385 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 176 кеше терелде, шул исәптән 56 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 129 765 кешегә вакцина  ясалды, шуларның 87 768 – икенче прививка ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев