Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә тагын 30 кешегә COVID-19 диагнозы куелган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 204 896 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 30 яңа  очрагы теркәлгән, барысы -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 19 кеше хастаханәгә салынган, 11  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 17, Чаллыда – җиде, Әлки, Минзәлә  районнарында – икешәр, Яшел Үзән, Питрәч районнарында - берәр очрак теркәлгән.

20 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  20 098 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 201 кеше терелде, шул исәптән 43 кеше -узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 204 896 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 122 083 – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев