Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада COVID-19ны тагын 32 кеше йоктырган

Татарстанда бүгенге көнгә коронавируска каршы 174 593 кешегә вакцина ясалды.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 32 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, 31е -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 10 кеше хастаханәгә салынган, 22  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 9, Чаллыда – 14, Бөгелмәдә – өч, Лениногорск районында – ике, Азнакай, Актаныш, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Чирмешән  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

12 апрельгә Татарстанда COVID-19ның  19 834 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 931 кеше терелде, шул исәптән 3 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 174 593 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 105 446сы – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев