Зәй офыклары

Республикада иң югары уңыш Зәй районында

Татарстан аграрийлары икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыеп алдылар.

Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 10 августка республикада 506,3 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, бу барлык мәйданның 34 процентын тәшкил итә.
Бүгенге көндә республикада 2 млн 26 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык –гектарыннан 40,6 центнер, суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара -110 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы-97,7 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы - 91,9 мең тонна.
Дүрт районда игеннәр мәйданнарның яртысыннан диярлек җыеп алынган. Әлки районында бөртекле культуралар – 49, Буа районында - 46, Нурлат һәм Апас районында 44 процент мәйданда суктырылган.
Иң югары уңыш Зәй районында: бүгенге көндә ул  гектарыннан 61,3 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да лидерлар рәтендә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: