Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада кичә коронавирустан ике кеше үлгән

Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланды. 1948, 1950 елда туган ике ир-ат вафат булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

- Туганнары һәм якыннары кайгыларын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.

Covid-19 пандемиясе башыннан бүгенге көнгә бу  453нче рәсми расланган үлем очрагы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев