14 авыру хастаханәгә салынган, 73е - өйдә дәвалана.
Татарстанда бу тәүлектә 87 кешегә Covid-19 диагнозы куелган.
Өч очрак – читтән кергән, 84е - вирусны авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар. 14 авыру хастаханәгә салынган, 73е - өйдә дәвалана.
Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрле 3 кеше бар. Авыручылар арасында иң күбе 30-50 яшьлекләр, алар - 35 кеше. 18-30 яшьлекләрдән - 10, 50-60 яшьлекләрдән - 11, 60-70 яшьлекләрдән – 18, 70-80 яшьлекләрдән – 9, 80-90 яшьлекләрдән – 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.
Шәһәрләр буенча иң күп авыручылар Казан шәһәрендә, алар – 59 кеше. Яр Чаллыда, Югары Ослан, Биектау, Түбән Кама районында – дүртәр, Нурлат районында – өч, Лениногорск районында – ике, Әлмәт, Әгерҗе, Бөгелмә, Яшел Үзән, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 29 ноябрьгә Татарстанда 10255 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 9000, шуларның 88е – узган тәүлек эчендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз