Зәй офыклары

Республикада коронавирустан дүрт үлем очрагы турында хәбәр килде

Бу турыда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 4 үлем очрагы расланды. 1940, 1947 елгы ике хатын-кыз һәм 1945, 1966 елгы ике ир-ат вафат булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

“Туганнары һәм якыннары кайгыларын уртаклашабыз”, - диелә министрлык хәбәрендә.

Татарстанда 16 гыйнварга барлыгы 222 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: