Зәй офыклары

Республикада коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Бу турыда ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 5 үлем очрагы расланды.

Бу юлы ике хатын-кыз һәм өч ир-ат вафат. Хатын-кызлар -1937, 1956 елагы, ир-атлар 1940, 1943, 1949 елгы булганнар. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

- Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә хәбәрдә.

Рәсми мәгълүматлар буенча Татарстанда 25 февральгә коронавирус инфекциясеннән  328 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: