Зәй офыклары

Республикада Сабантуе онлайн форматта узачак

Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак. Бәйрәм ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша трансляцияләнәчәк.

Татарстанда Сабантуен 4 июльдә онлайн форматта уздыру турындагы карарны  республика Президенты Рөстәм Миңнеханов  имзалады, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Сабан туен онлайн уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле. «Пандемия бераз чигенсә дә, ул әле китмәде, куркыныч тудыра. Шуңа быел Сабантуен онлайн уздырырга карар кылынды. Шулай итеп, татар халкы беренче тапкыр онлайн Сабантуен уздырачак. Аны Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья татарлары да карый алачак», — дип аңлатты Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ул онлайн Сабантуеның ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша трансляцияләнәчәген әйтте. Милли бәйрәм иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр барачак. «Онлайн Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты төзелде, мәйданчыкларны, сценарийны әзерләү башланды. Сабантуеның барлык йолалары, гореф-гадәтләре сакланачак — җыр-бию дә, көрәш тә, ат чабышлары, кыр батырларын данлау да булачак», — диде ул.

Онлайн Сабантуенда театр артистлары, җырчылар белән беррәттән халык та катнаша алачак, моның өчен интерактив мөмкинлекләр булдырылачак. «Болгар» радиосында махсус викторина игълан ителеп, бүләкләр уйнатылачак.

10 июльдә шулай ук Бөтендөнья виртуаль Сабантуе уздыру планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: