Зәй офыклары

Республикада тагын 23 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә республикада тагын 23 кешегә Covid-19 диагнозы куелган. Дүрт очрак – читтән кергән, 19ы – вирусны авырулар белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар.

Яңа ачыкланган очраклардан:  5 кеше хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 18 кеше өйдә дәвалана.   Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр арасында авыручылар юк.   Авыручылар арасынды 30-50 яшь категориясенә караучылар  8 кеше. 18 – 30 яшьлекләр арасында - 2, 50-60 яшьлекләрдән  - 9,   60-70 яшьлекләрдән дүрт кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар һаман да Казанда, 7 очрак теркәлде. Яр Чаллы шәһәре, Яшел Үзән, Буа, Чүпрәле районында икешәр, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 26 сентябрьгә Татарстанда 7135 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 6020, шуларның 15е – узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: