Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 31 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда вакциналаштыру буенча 153 пункт эшли.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 31 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 14 кеше хастаханәләргә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана.

Казанда 15  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – җиде, Лениногорскида – өч, Питрәч  районында – ике, Актаныш, Биектау, Лаеш, Спас районнарында берәр очрак теркәлгән.

18 майга Татарстанда COVID-19ның 21 074 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 18 014 кеше терелде, шул исәптән 33 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев