Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 32 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда вакциналаштыру буенча 153 пункт эшли.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 32 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 16 кеше хастаханәләргә салынган, 16 кеше өйдә дәвалана.

Казанда 14  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – җиде, Нурлат, Спас районнарында – өчәр,  Лаеш районында - ике, Түбән Кама, Питрәч, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

6 майга Татарстанда COVID-19ның 20 670 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 670 кеше терелде, шул исәптән 25 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Бүгенге көнгә 263 755 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 183 480е – икенче доза вакцина ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев