Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 33 кеше коронавирус йоктырган

Бүгенге көнгә 302 615 кешегә вакцина ясалды. Шуларның 213 956сы – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 33 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 16 кеше хастаханәләргә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана.

Казанда 12  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – алты, Лениногорскида – биш, Яшел Үзәндә – дүрт, Лаеш, Питрәч  районнарында – икешәр, Югары Ослан, Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән.

19 майга Татарстанда COVID-19ның 21 107 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 18 036 кеше терелде, шул исәптән 22 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 302 615 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 213 956сы – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев