Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 33 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда вакциналаштыру буенча 153 пункт эшли.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 33 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 15 кеше хастаханәләргә салынган, 18 кеше өйдә дәвалана.

Казанда унөч кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – сигез, Лениногорскида – өч, Тукай районында – ике, Әгерҗе, Аксубай, Яшел Үзән, Тәтеш районнарында берәр очрак теркәлгән.

24 майга Татарстанда COVID-19ның 21 268 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 18 181 кеше терелде, шул исәптән 7 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 323 674 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 226 987е – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев