Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 52 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Бүгенге көнгә 917 775 кешегә вакцина ясалды. Шуларның 730 281е – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 52 яңа  очрагы теркәлгән, икесе - читтән кергән, калагннары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 23 кеше хастаханәләргә салынган, 29 кеше өйдә дәвалана.

Казанда 24  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – 12, Аксубай районында - өч, Бөгелмә, Лаеш, Түбән Кама районнарында – икешәр, Биектау, Алабуга, Минзәлә, Питрәч, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

14 августка Татарстанда COVID-19ның 24 635 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 21 781 кеше терелде, шул исәптән 54 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 917 775 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 730 281е – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев