Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 34 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда бүгенге көнгә 234 053 кешегә вакцина ясалды, шуларның 144 029ы – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 34 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 15 кеше хастаханәләргә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана.

Казанда 8  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда, Минзәләдә – дүртәр, Актаныш, Спас районнарында - өчәр, Тәбән Камада – ике, Азнакай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Сарман, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

27 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 20 344 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 412 кеше терелде, шул исәптән 29 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 234 053 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 144 029ы – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев