Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 35 кешегә коронавирус диагнозы куелган

12 кеше хастаханәләргә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 35 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да   -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 12 кеше хастаханәләргә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Казанда 13  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – сигез, Балтач, Лениногорск районнарында – икешәр, Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

25 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 20 272 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 378 кеше терелде, шул исәптән 5 кеше узган тәүлектә савыккан.

 

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев