Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 35 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда бүгенге көнгә 239 013 кешегә вакцина ясалды, шуларның 151 259ы – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 35 яңа  очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 18 кеше хастаханәләргә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана.

Казанда 14  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Лениногорскида – дүрт, Чаллыда, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Сарман районнарында - икешәр, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас районнарында берәр очрак теркәлгән.

28 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 20 379 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 455 кеше терелде, шул исәптән 43 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 239 013 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 151 259ы – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев