Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 36 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда вакциналаштыру буенча 153 пункт эшли.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 36 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 21 кеше хастаханәләргә салынган, 15 кеше өйдә дәвалана.

Казанда 8 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – унбиш, Лениногорсикда – сигез, Азнакай  районында – ике, Биктау, Лаеш, Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән.

9 майга Татарстанда COVID-19ның 20 774 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 721 кеше терелде, шул исәптән 9 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев