Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 37 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда вакциналаштыру буенча 153 пункт эшли.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 37 яңа  очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, 35е -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 13 кеше хастаханәләргә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана.

Казанда 7  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда - сигез, Лаеш, Түбән Кама, Спас районнарында – өчәр, Азнакай, Лениногорск районнарында - икешәр, Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән.

2 майга Татарстанда COVID-19ның 20 528 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 604 кеше терелде, шул исәптән 6 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев